Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ каналы "Алмаш" исемле яңа сериал төшерә башлый

ТНВ каналы "Алмаш" исемле яңа сериал төшерә башлый

https://tnv.ru

12 Апрель 2022, 17:08

1109

0

ТНВ каналы "Алмаш" исемле яңа сериал төшерә башлый
ТНВ каналы үзенең тамашачылары өчен яңа сериал төшерә. Хәзерге вакытта рольләргә актерлар сайлау бара. Съемкалар җәй көне башланачак.

Яңа фильм өчен актерларны студиядә сайлап алалар. Алар белән сериалның баш режиссёры Алмаз Әкбәров эшли. Камера алдында чыгыш ясау театр сәхнәсеннән шактый аерыла.

«Алмаш» фильмындагы төп рольләрне башкаручылар инде билгеләнгән. Алар Татарстанның халык артистлары Фирая Әкбәрова, Әсхәт Хисмәт, Искәндәр Хәйруллин.

Яңа сериалның асылында авыл һәм шәһәр тормышы, замана проблемалары торачак. Әлбәттә, мәхәббәт тә була.

«Алмаш» сериалын республиканың берничә районында төшерәчәкләр. Хәзер техник әзерлек алып барыла. Яңа сериалны «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында яңа сериалда — көзен карый алачаксыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров