Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген "Балачак җыры" бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

Бүген "Балачак җыры" бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

https://tnv.ru

01 Июнь 2022, 16:40

568

0

Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, балалар репертуарын татар җырлары белән баетудан гыйбарәт.

Бүген "Балачак җыры" бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
Бүген балаларны яклау көнендә «ШАЯН ТВ» каналы студиясендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы оештырган «Балачак җыры» бәйгесенең 3нче сезонында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Бәйгенең максаты — татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, балалар репертуарын татар җырлары белән баетудан гыйбарәт.

Быел «Балачак җыры 2022» бәйгесенә 114 җыр килгән. Авторлар арасында профессиональ композиторлар белән бергә үзешчәннәр дә катнашты. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Икенче турга профессиональ жюри тарафыннан 20 җыр сайлап алынды. Әлеге тур исә 2022 елның 11 маеннан 18 маена кадәр интернет аша shayantv.ru сайтында тавыш бирү белән тәмамланды. Иң күп тавыш җыйган 10 җыр өченче турга үтте. Жюри 5 җиңүчене ачыклады. Алар:

- «Сабантуй бүген бездә» җыры. Авторлар: Роберт Миңнуллин сүзләре, Илнур Ганиев көе;
- «Токмач кисәм» җыры. Авторлар: Люция Әблиева сүзләре, Эльвира Нигъмәтуллина көе;
- «Әнием — иң газиз кешем» җыры. Авторлар: Резеда Вәлиева сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе;
- «Бие әле» җыры. Авторлар Вәсимә Хәйруллина сүзләре, Илназ Баһавиев көе;
- «Дуслар күп булсын» җыры. Авторлар: Булат Ибраһимов сүзләре, Ләйсән Закирова көе.

Җиңүчеләр 50 мең күләмендә акчалата бүләккә ия булдылар.



Шулай ук әлеге җырларга Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «ШАЯН ТВ» каналы тарафыннан заманча аранжировкалар ясалачак, сыйфатлы видеоклиплар төшереләчәк. Бәйгедә җиңгән җырларны «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале катнашучылары башкарачак. Моннан тыш, барлык җырлар да «Балачак җыры» җыентыгына кертелә.



Әлеге чара ШАЯН Сабантуй бәйрәме белән башланып китте. Милли уеннар, күңелле җыр-биюләр башкарылды. Мәртәбәле кунаклар да балаларга кушылды. Алга таба бәйрәмне бүләкләү тантанасы дәвам итте. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Чыганак һәм фото: ШАЯН ТВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров