Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда «Татар сүзе» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

Татарстанда «Татар сүзе» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

https://tnv.ru

01 Июнь 2022, 17:00

743

0

Конкурсның премиаль фонды 1 миллион сумнан артып китә.

Татарстанда «Татар сүзе» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды
Татарстанда «Татар сүзе» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды.

Конкурсны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Яңа Гасыр» ТРК АҖ оештыра.

Конкурс татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну формалаштыру, татар теле һәм мәдәниятенә ярдәм һәм аны үстерү, татар классик әдәбиятын халыкның бай тарихи-мәдәни мирасы булып саклау максатыннан оештырыла.

Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшегезне, татар яки рус телләрендә тутырылган анкетаны tnvtatarsuze@mail.ru рәсми почтасына җибәрегез. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Катнашучыларның яше чикләнмәгән. «Татар сүзе» берничә категориядә: 10 яшькә кадәр, 11 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан да олырак катнашучылар арасында үткәрелә.

Конкурста катнашу турында тулырак нигезләмәне укып белә аласыз.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров