Онлайн трансляция

Свернуть

30 август очрашу урыны – «Болгар радиосы»ның бәйрәм концерты!

30 август очрашу урыны – «Болгар радиосы»ның бәйрәм концерты!

https://tnv.ru

25 Июль 2022, 12:59

795

0

Республика һәм шәһәр көнендә төп бәйрәм мәйданнарының берсе - “Пирамида” концертлар залында узучы “Болгар радиосы” бәйрәм концерты булачак. Бу көнне казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын уникаль тамаша көтә.

30 август очрашу урыны –  «Болгар радиосы»ның бәйрәм концерты!
Тамашачылар яраткан җырчылары белән очрашып кына калмыйча, үзләре дә бөтен дөньяга таныла алачак! Концерт барышында «Болгар радиосы»ның популяр “Рәхәт сәяхәт, “Тормыш әлифбасы”, “И-их, ТАТАРның сыйлары” һ.б. тапшыруларында катнашу мөмкинлеге уйнатылачак. Кемгәдер сәхнә артына кереп, яраткан артистлары белән аралашу, фотога төшү, сәхнәгә күтәрелеп яраткан җырчысын игълан итү, һәтта “Иртәнге чәй”ләр белән иртәнге чәй эчү бәхете дә елмаерга мөмкин! Кемдер ел дәвамында “Болгар радиосы” дулкынында сөенечле вакыйгалары белән бүлешә алачак, ягъни,котлауларны бушка яңгырату мөмкинлеге отачак. Концерттан соң барыбыз да бергәләп бәйрәм салютын карарга чыгачакбыз!

“Болгар радиосы”ның бәйрәм концерты – ул күптән күрешмәгән классташлар, туганнар, дуслар җыелу урыны. 30 август көнне якыннарыгызны сөендерергә теләсәгез – “Болгар радиосы”ның бәйрәм концертына чакыру билеты бүләк итегез! Казанга килгән кунакларыгызны да бәйрәм концертына дәшегез! Яраткан җырчылары белән очрашу белән беррәттән онытылмаслык кич бүләк итегез!

Концертта татар эстрадасының популяр артистлары катнаша: Гүзәл Уразова  һәм Илдар Хәкимов, Зөһрә Шәрифуллина, Зәйнәб Фәрхетдинова, Ришат Төхвәтуллин, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Ильвина, Рифат Зарипов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Винера Ганиева, Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар, Раяз Фәсыйхов, Рәфис Кәлимуллин, Илгиз Мөхетдинов, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов, Илсаф, Винарис Илъегет, Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар, Гөлнара Габидуллина, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, Зәринә Хәсәншина, “Ямьле” төркеме, Артур Минһаҗев, Лилия Муллагалиева, Анастасия Макарова,  Мурат Гайсин, Инсаф Мәрдәнов, Гузәл Гәрәфиева.

30 август, 18.00 сәг. “ПИРАМИДА” концертлар залында көтеп калабыз!. Билетлар кассир.ру сайтында һәм “Пирамида” кассасында!  6+

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров