Онлайн трансляция

Свернуть

"Бәйрәм концерты"на килүчеләр "Болгар радиосы" популяр тапшыруларында катнаша алачак

"Бәйрәм концерты"на килүчеләр "Болгар радиосы" популяр тапшыруларында катнаша алачак

https://tnv.ru

10 Август 2022, 14:17

600

0

Концерт 30 август 18:00 сәгатьтә башлана.

"Бәйрәм концерты"на килүчеләр "Болгар радиосы" популяр тапшыруларында катнаша алачак
«Болгар радиосы» казанлыларны һәм шәһәр кунакларын Татарстан республикасы көнендә Пирамида концертлар залында көтеп кала!

Популяр артистлар, сез яраткан җырлар, җылы атмосфера — болар барысы да «Бәйрәм концерты"нда! Ул гына да түгел! Бүләкләр уйнатабыз һәм концерт тәмамлануга тамашачылар белән бергәләп бәйрәм салютын карарга да чыгачакбыз!

Бүләк дигәннән, килүчеләр яраткан җырчылары белән очрашудан тыш «Болгар радиосы» популяр тапшыруларында катнаша алачак. Мәсәлән, «Иртәнге чәй"ләргә чәй эчәргә дә килергә мөмкин!

«Болгар радиосы"нда бушлай котлау бирү сертификаты да уйнатылачак! Сюрприз һәм бүләкләргә бай тамашага килми калма!

Концертта татар эстрадасының популяр артистлары катнаша:

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, Зөһрә Шәрифуллина, Зәйнәб Фәрхетдинова, Ришат Төхвәтуллин, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Ильвина, Рифат Зарипов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Винера Ганиева, Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар, Раяз Фәсыйхов, Рәфис Кәлимуллин, Илгиз Мөхетдинов, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов, Илсаф, Винарис Илъегет, Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар, Гөлнара Габидуллина, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, Зәринә Хәсәншина, «Ямьле» төркеме, Артур Минһаҗев, Лилия Муллагалиева, Анастасия Макарова, Мурат Гайсин, Инсаф Мәрдәнов, Гүзәл Гәрәфиева.

2022 елның 30 августын «Болгар радиосы» белән бергә үткәрегез! Концерт 18:00 сәгатьтә башлана! Билетлар «Кассир.ру» сайтында һәм «Пирамида» кассасында! 6+


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров