Онлайн трансляция

Свернуть

"Татар сүзе": иҗат сөючеләр 1 миллион сумнан артык фонды булган бәйгедә катнаша ала

"Татар сүзе": иҗат сөючеләр 1 миллион сумнан артык фонды булган бәйгедә катнаша ала

https://tnv.ru

19 Август 2022, 11:41

793

0

"Татар сүзе": иҗат сөючеләр 1 миллион сумнан артык фонды булган бәйгедә катнаша ала
"Татар сүзе" халыкара нәфис сүз телевизион конкурсына гаризалар кабул ителә. Аны Татарстан Президенты каршындагы комиссия ярдәмендә ТНВ һәм ШАЯН ТВ каналлары оештыра. Катнашу өчен татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укып, видеоны конкурсның рәсми почтасына җибәрергә кирәк. Җиңүчеләрне гала-концертка чакырачаклар.

Быел бәйге телевизион форматта үткәрелә. Иҗади эшләрне төрле тапшыруларда күрсәтәчәкләр. Сәләтле балаларга телевидениедә эшләү мөмкинлеге дә бар.

Бәйгедә алты номинация: 10 яшькә кадәр булган катнашучылар, 11 яшьтән 17гә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр, иҗади гаиләләр, профессионаллар һәм үз иҗатларын укучыларны да көтәләр. Номинацияләр шигырь һәм прозага бүленәчәк.

Катнашу өчен чыгышыңны камерага төшереп, tnvtatarsuze@mail.ru электрон почтасына юлларга һәм татар яки рус телләрендә анкета да тутырырга кирәк.

Бәйгенең премия фонды 1 миллион сум. Гаризалар 31 октябрьгә кадәр кабул ителә. 30 җиңүченең исеме апрель аенда билгеле булачак.

Конкурста катнашу турында тулырак нигезләмәне укып белә аласыз. Сораулар буенча 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына языгыз.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров