Онлайн трансляция

Свернуть

31 август «Казан Экспо» да нефть, газ һәм нефть химиясе өлкәсендә зур форум ачыла

31 август «Казан Экспо» да нефть, газ һәм нефть химиясе өлкәсендә зур форум ачыла

https://tnv.ru

19 Август 2022, 17:14

1341

0

31 август «Казан Экспо» да нефть, газ һәм нефть химиясе өлкәсендә зур форум ачыла
31 августта «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә нефть, газ һәм нефть химиясе өлкәсендә иң зур форумнарның берсе ачылачак. 3 көн дәвамында бер мәйданчыкта тармакның актуаль темаларына багышланган киң эшлекле программа, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм әйдәп баручы федераль экспертлар катнашында пленар сессия, шулай ук TatOilExpo нефть-газ тармагы казанышлары һәм эшләнмәләре күргәзмәсе узачак. Чараны Татарстан сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы, шулай ук «Казан Экспо» оештыра.

Форум кысаларында - «Газпром», «Татнефть» һәм «Сибур» компанияләре — “товар белән тәэмин итүче” көнен уздырачак.

Шулай ук биредә «иң яхшы экспонат, проект яки техник чишелеш» конкурсы үтәчәк, аның төп максаты - Татарстанның нефть, газ, химия комплексы предприятиеләрен техник җиһазлауны камилләштерүгә ярдәм итү һәм җитештерүгә заманча технологияләр кертү. Гран-прины җиңүчегә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырачак.

Tatoilexpo.ru cайтында теркәлегез һәм елның төп тармак вакыйгаларының бер өлеше булыгыз.

Для посещения форума регистрируйтесь на сайте https://tatoilexpo.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров