Онлайн трансляция

Свернуть

Шәһәр һәм Республика көне уңаеннан "Казан" гаилә үзәгендә Бәйрәм концерты - туры трансляция

Шәһәр һәм Республика көне уңаеннан "Казан" гаилә үзәгендә Бәйрәм концерты - туры трансляция

https://tnv.ru

30 Август 2022, 18:50

479

0

30 август көнне ТНВ телеканалы Шәһәр һәм Республика көненә багышланган бәйрәм чараларыннан туры трансляция алып барачак. Трансляцияне ТНВның Вконтакте һәм YouTube битләрендә, шулай ук www.tnv.ru сайтында карый аласыз.

19:00 сәгатьтә "Казан" гаилә үзәге каршында урнашкан мәйданда узачак төп концерт трансляциясе башланачак. Концертның хедлайнеры - Uma2rman музыкаль төркеме. Сәхнәдә шулай ук Филүс Каһиров, Ваня Дмитриенко һәм башка танылган артистлар чыгыш ясаячак. 22:00 сәгатьтә бәйрәм салюты трансляциясе башланачак.

Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итү бәйрәм салюты белән тәмамланачак, ул традиция буенча 22:00 сәгатьтә Казансу акваториясе өстендә эшли башлаячак. Салютны музыка аккомпанементы астында карарга мөмкин булачак: моның өчен «Болгар радиосы»ның 91,5 FM-ешлыгына тоташырга яки ТНВ телеканалын кабызырга кирәк булачак.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар