Онлайн трансляция

Свернуть

“Алмаш” сериалы XVIII Халыкара мөселман киносы фестивалендә күрсәтеләчәк

“Алмаш” сериалы XVIII Халыкара мөселман киносы фестивалендә күрсәтеләчәк

https://tnv.ru

07 Сентябрь 2022, 12:28

1144

0

9 сентябрь 16:50 сәгатьтә, “Республика” сәүдә үзәге, 6 зал, керү ирекле.

“Алмаш” сериалы XVIII Халыкара мөселман киносы фестивалендә күрсәтеләчәк
Җәй башыннан бирле без тамашачыларыбызны “Алмаш” сериалының геройлары белән таныштырып килдек, матур фото һәм видеолар белән уртаклаштык. 9 сентябрь исә сериалны беренчеләрдән булып күрә алачаксың!

Казанда узучы XVIII Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе төшергән “Алмаш” сериалы тәкъдим ителәчәк.

Биредә сез “Алмаш”ның беренче сериясен карый һәм сериалның иҗат төркеме белән очраша алачаксыз.

9 сентябрь 16:50 сәгатьтә, “Республика” сәүдә үзәге, 6 зал, керү ирекле.



Белешмә:

Проектны төшерү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Татнефть» хәйрия фонды һәм “Яңа Гасыр” ТРК” АҖ ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

Сериалда вакыйгалар барган хәзерге заман татар авылы төрле кешеләрне җәлеп итү үзәгенә әверелә. Төп геройлар — игезәкләр Әмир белән Самир. Һәрберсенең үз максаты, үз серләре бар, әмма килеп чыккан хәлләргә бәйле бертуганнарга урыннары белән алмашырга туры килә. Шул мизгелдән геройларның тормышы үзгәрә башлый.

«Алмаш» сериалы туган җиргә, Ватанга мәхәббәт турында сөйли. Кемгәдер ул хатирәләрдә генә калган, кемнеңдер әле дә үз авылына барып кайту мөмкинлеге бар, ә кемдер үз җирендә, үз йортында яшәү бәхетенә ия. «Нигез» — ул иртәме-соңмы һәрберебез өчен әһәмиятле булачак мәңгелек кыйммәт.

«Алмаш» сериалын күрсәтү «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 2022 елның көзенә планлаштырылган.

Проектта төп рольләрне Мөхәммәтҗанов Фәннур, Әсхәт Хисмәтов, Айгөл Шакүрова, Фирая Әкбәрова, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев һәм республика театрларының башка әйдәп баручы актерлары башкарачак.

«Алмаш» сериалының режиссеры — Алмаз Әкбәров. Сценарий авторы — Альберт Шакиров.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров