Онлайн трансляция

Свернуть

Зөлфия Шәмсуарова - "Манзара" тапшыруының яңа алып баручысы

Зөлфия Шәмсуарова - "Манзара" тапшыруының яңа алып баручысы

https://tnv.ru

24 Октябрь 2022, 11:26

1001

0

Зөлфия Шәмсуарова - "Манзара" тапшыруының яңа алып баручысы
ТНВ уздырган кастингның җиңүчеләре телеканалда эшли башладылар. Менә бүген иртән "Манзара" тапшыруында беренче эфирына Зөлфия Шәмсуарова чыкты.

Зөлфия эфирга дүшәмбе көннәрендә чыгачак. Ул "Манзара"ны Алмаз Гәрәев белән алып барачак. Алар Г.Камал театрында да бергә эшлиләр.

“ТНВ игълан иткән кастингны үттем. ТНВның зур гаиләсенә рәхмәт. Һәр дүшәмбе Алмаз белән “Манзара” тапшыруында без бергә. Ә театрдагы микрофон-колакчыннарымны ташламыйм! Чөнки мин аларны бик яратам”, - ди Зөлфия.

Зөлфиягә уңышлар теләп калабыз. Зур гаиләбезгә рәхим ит!

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров