Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ каналында Яңа ел мюзиклы актерлары белән очраштылар

ТНВ каналында Яңа ел мюзиклы актерлары белән очраштылар

https://tnv.ru

27 Октябрь 2022, 14:26

365

0

ТНВ каналында Яңа ел мюзиклы актерлары белән очраштылар
Бүген "Яңа Гасыр" телеканалы бинасында "Хәситә" дип аталган Яңа ел мюзиклының беренче укулары узды.

Сезгә мюзиклда уйнаячак төп актерларыбызны таныштырасыбыз килә. Аларның һәрберсенең геройлары кызыклы һәм үзенчәлекле булачак. Биредә татар эстрадасы һәм театрының популяр артистлары - Айдар Галимов, Дания Нуруллина, Эльмира Кәлимуллина, Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар, Винарис Илъегет, Илгиз Шәйхразиев, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗанов, Илгиз Хәсәншин һәм башкалар катнаша.

Нигездә, кечкенә Әминә белән булган маҗаралар ята. Төп герой олылар дөньясында яшәргә өйрәнә, ләкин бу ансат кына түгел. Гаилә һәм дуслар булганда барысы да җиңелрәк тоелачак. Әминә Мортазина - "Балачак җыры" һәм "Яңа татар җыры" конкурслары җиңүчесе.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров