Онлайн трансляция

Свернуть

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасына санаулы көннәр калып бара!

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасына санаулы көннәр калып бара!

https://tnv.ru

21 Ноябрь 2022, 13:39

122

0

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасына санаулы көннәр калып бара!

10 декабрь 18:00 сәгатьтә “Болгар радиосы” Х юбилей Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы “ПИРАМИДА” концертлар залында тамашачылар белән узачак.

Тантананың сценарий авторы күпләргә таныш булган Альберт Шакиров, режиссеры Алмаз Акберов, хореографы Ирина Алешина. Быел Милли музыкаль премиягә 30 якын җырчы лаек булачак. Һәркем өчен әлеге премия – еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясау.

Без барыбыз да “Болгар радиосы”ның Милли музыкаль премиясен алырга дип хыялланабыз. “Мине исемлеккә керттеләрме икән?”, дип уйлап, хыялланып яшибез инде. Исемлектә булуыбызны ишеткәч, нинди күлмәк кияргә дип уйлана башлыйбыз, стилист, визажистлар белән сөйләшеп куябыз. “Мин яхшырак булырга тиеш!”, дип образларны әзерлибез. Әлеге тантана шулкадәр гадел, чөнки анда төрле буын җырчылары катнаша. Миңа шундый игътибар бирүләренә мин бик рәхмәтле, әлеге премиягә ия булу һәр җырчы өчен олы дәрәҗә”, - ди Россиянең халык артисты Винера Ганиева.

Елдагыча әлеге премиядә популяр җырчылар катнаша, яшь җырчылар, “Кайнар хит” проектында җиңеп чыккан яңа йөзләр белән дә танышып булачак. “Болгар радиосы” радиотыңлаучыларыбызның фикеренә таянып, җырларның иң-иңнәрен генә сайлый. Легендар җырчыларның иҗатын саклау һәм яктырту белән беррәттән, яшь җырчыларны танытуга да үз өлешен кертә.

“Болгар радиосы”ның Х юбилей Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы 10 декабрьдә ­­18.00 сәгатьтә “ПИРАМИДА” концертлар залында узачак. Билетлар kassir.ru сайтында һәм ПИРАМИДА кассасында. 6+

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров