Онлайн трансляция

Свернуть

Елның иң көтеп алынган татарча сериалы премьерасына бер атна вакыт калды - видео

Елның иң көтеп алынган татарча сериалы премьерасына бер атна вакыт калды - видео

https://tnv.ru

29 Ноябрь 2022, 11:47

428

0

Елның иң көтеп алынган татарча сериалы премьерасына бер атна вакыт калды - видео
Нәкъ бер атнадан - 5 декабрьдә ТНВ һәм ТНВ Планета каналларында "Алмаш" сериалын күрсәтә башлыйлар. Әлеге кинокартинаны "Ватан 21 гасыр" кинокомпаниясе Теләче районында төшерде.

Кичә шушы районда яшәүчеләр аны беренче булып күрә алды, ә аннары иҗат төркеме белән аралаштылар. Әлеге сериалда - Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Фирая Әкбәрова, Әсхәт Хисматов, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев кебек танылган артистлар катнаша. Сериал ике игезәк егет язмышы аша тамашачыны хәзерге татар авылы тормышына алып кереп китәчәк.

“Алмаш” - туган җиреңне ярату, анда яшәү бәхете, туган нигезнең кадере турында. Әлеге картинада үзләре үк төшкән тамашачылар аңа нинди бәя бирде? Тулырак "Татарстан хәбәрләре" репортажыннан белә аласыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров