Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа елга яңа мюзикл - "Хәситә"

Яңа елга яңа мюзикл - "Хәситә"

https://tnv.ru

08 Декабрь 2022, 10:14

153

0

Яңа елга яңа мюзикл - "Хәситә"
Безнең канал Яңа ел киченә уникаль премьера - "Хәситә" мюзиклын әзерли. Бөтен вакыйгалар шушы борынгы бизәнү әйберсе белән бәйле.

Бәйрәм алдыннан ыгна гаиләдә буыннан-буынга күчкән кыйммәтле ядкарне югалталар - Яңа ел кәефе югала, гаилә таркалыр чиккә җитә. Рольләрдә татар эстрадасы йолдызлары Айдар Галимов, Салават һәм Гүзәлем Миннехановлар, Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Шәйхразиев, Гүзәл Идрисова, Винарис Илъегет, Булат Хисмәтов, Эльвира Розали, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, танылган көрәшче Булат Мусин, Г. Камал исемендәге театр актрисасы Дания Нуруллина һәм башкалар катнашты.

Дакарның комлы, тузанлы һәм сикәлтәле юлларын кичкән данлыклы КАМАЗ машиналары, Республикага дөньякүләм җиңүләр алып килгән машиналар быел ТНВ тамашачысының Яңа ел киченә ямь өстәячәк. Моның өчен аларны бәйрәмчә итеп бизәделәр. Тулырак "Татарстан хәбәрләре" репортажында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров