Онлайн трансляция

Свернуть

Алып баручы Луиза Закирова: "Бу 8 ай эчендә тилерә яздым"

Алып баручы Луиза Закирова: "Бу 8 ай эчендә тилерә яздым"

https://tnv.ru

17 Февраль 2023, 11:17

11541

0

Алып баручы Луиза Закирова: "Бу 8 ай эчендә тилерә яздым"
Бүген ТНВда "Таяну ноктасы" тапшыруы яман шеш авыруы темасына багышланачак. 8 ай буе якын кешесе яман шеш белән көрәшкән вакытта алып баручы Луиза Закирова күңеленә бу тема аеручы якын булган.

"Бу тапшыруны төшерү бик авыр булды. Бер героебыз: "Луиза кайсы вакыт елап җибәрер икән дип уйладым", - ди. Чыннан да, андый мизгелләр бик күп булды", - ди Луиза.

Бу 8 ай эчендә мин тилерә яздым, чөнки син көчсез, берни эшли алмыйсың, җәһәннәм аша үткән кебек буласың. Табибларга берникадәр үпкә барлыкка килә, чөнки синең өчен трагедия булган авыру, алар өчен бары тик эш, чираттагы бер пациент. Аларны да аңлап була, синең өеңдә андый бер кеше, ә алар куллары аша меңләгән кеше уза", дип яза Луиза.

Тапшыруны 17 февраль 19:00 сәгатьтә карый аласыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров