Онлайн трансляция

Свернуть

"ШАЯН ТВ" каналы Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек булды!

"ШАЯН ТВ" каналы Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек булды!

https://tnv.ru

21 Февраль 2023, 17:10

278

0

"ШАЯН ТВ" каналы Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек булды!
Тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче «ШАЯН ТВ» беренче балалар каналы иң дәрәҗәле премияләрнең берсе - Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты исеменә лаек булды!

Премия лауреатларының исемнәрен Татарстан Республикасының рәсми порталында игълан иттеләр. Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «ШАЯН ТВ» телеканалының эшчәнлеген югары бәяләде. «ШАЯН ТВ» – зур популярлык казанды. Балаларны, яшүсмерләрне телебезгә җәлеп итте. Төрле бәйгеләр үткәрә, яшь талантларны үстерә, телне, сәнгатьне, әдәбиятны популярлаштыра», - дип үз фикерен белдерде ул.

Әлеге премия Татарстанның интеллектуаль һәм рухи мирасын үстерү максатында, сәләтле яшьләрнең әдәбият, сәнгать, фән, мәгариф, эшмәкәрлек өлкәсендәге уңышларын бәяләү өчен бирелә.

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе»нең бер өлеше булган «ШАЯН ТВ» каналы үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, аңа милли рухта тәрбия бирүдә, татар теленә карата ихтирам һәм хөрмәт уятуда хезмәт итә. Журналистика һәм телевидение сәнгате өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен, татар телен, халкыбызның әдәби мирасын популярлаштыруга зур өлеш кертеп, яшь буынны рухи һәм әхлакый яктан үстергәне өчен «ШАЯН ТВ» балалар каналы әлеге премиягә, һичшиксез, лаеклы!

"ШАЯН ТВ" коллективын чын күңелдән котлыйбыз һәм коллегаларыбызның эшен югары бәяләгән жюри әгъзаларына рәхмәтебезне белдерәбез.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров