Онлайн трансляция

Свернуть

“Болгар радиосы” бәйрәм концертына чакыра!

“Болгар радиосы” бәйрәм концертына чакыра!

https://tnv.ru

14 Август 2019, 14:09

316

0

Бәйрәм концерты 30 август көнне “Пирамида” концертлар залында узачак. Башлана 18 сәгатьтә. Республика көнен бергә бәйрәм итик!

“Болгар радиосы” бәйрәм концертына чакыра!
30 август - Татарстан Республикасы көнендә “Болгар радиосы” барлык казанлыларны һәм шәһәр кунакларын бәйрәм концертына чакыра!

Шәһәр көнендә “Пирамида”да “Болгар радиосы”ның бәйрәм концертын үткәрү күркәм традициягә әверелде. Быел исә концерт тәмамлануга, без тамашачылар белән бергә бәйрәм салюты карарга чыгачакбыз!

Тамаша кичке 6да башланса да, без тамашачыларыбызны сәгать 5тә үк “Пирамида” янында көтәчәкбез. “Риваять” ансамбле белән бергә җырлап, биеп күңел ачачакбыз! Биредә лоторея уйнату, “Болгар радиосы” тамгасы төшерелгән истәлекле бүләкләр өләшү көтелә! Кыскасы, бәйрәм ишек төбеннән үк башланачак!

Концертта татар эстрадасының популяр артистлары Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин, Винера Ганиева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Әнвәр Нургалиев, Рифат Зарипов, Илсөя Бәдретдинова, Нәфкать Нигъмәтуллин, ИлСаф, Раяз Фасыйхов, Марат Шайбәков, Винарис Илъегет, Зөфәр Хәйретдинов, Виталий Агапов, Илназ Баһ, Ильмира Нәгыймова, Руслан Кираметдинов, Айдар Рәкыйпов, Илнар Миранов, “Казан егетләре”, Илдар Ямалиев, Артур Маузер, скрипкачы Иркә катнаша.

Бәйрәм концерты 30 август көнне “Пирамида” концертлар залында узачак. Башлана 18 сәгатьтә. Республика көнен бергә бәйрәм итик!

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров