Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа сезонда ОТРда ТНВ тапшырулары күбрәк күрсәтеләчәк!

Яңа сезонда ОТРда ТНВ тапшырулары күбрәк күрсәтеләчәк!

https://tnv.ru

07 Сентябрь 2023, 17:16

136

0

Яңа сезонда ОТРда ТНВ тапшырулары күбрәк күрсәтеләчәк!
19 сентябрьдә башланачак яңа сезонда «Россия Иҗтимагый телевидениесе» (ОТР) федераль телеканалы челтәрендә "Татарстан - Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе тапшырулары күбрәк күрсәтеләчәк.

Тамашачыларны яңартылган студия, яңа геройлар һәм яңа сораулар көтә. Эш көннәрендә ТНВ ОТРда 6:00 сәгатьтән 9:00 сәгатькә кадәр һәм 17:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8:00 сәгатьтән 9:00 сәгатькә кадәр һәм 18:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр күрсәтеләчәк.

ОТР эфирында ТНВның "Здравствуйте", "Татарстан хәбәрләре", "7 дней", "7 дней+" интервьюлары, "Кто мы татары?" тарихи проекты, "Музыкаль Майдан" хит-парады һәм башкалар. Безнең белән бул!

Исегезгә төшерәбез, ТНВ телеканалы тапшырулары ОТР челтәрендә 2019 елның 29 ноябреннән трансляцияләнә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров