https://tnv.ru
25 Октябрь 2023, 20:00
104
0
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә уздырган «Халыклар мирасы» конкурсы финалистлары билгеле.
Исегезгә төшерәбез, конкурс төп биш һәм ике махсус номинациядә узды. Һәр төп номинациядә өчәр җиңүче, ә махсус номинацияләрдә берәр җиңүче каралган. Беренче тур нәтиҗәсе буенча, биш төп һәм балалар номинациясеннән 10ар эш сайланды.
Конкурста катнашучыларның географиясе бик киң. Татарстаннан тыш, үз эшләрен Пермь краеннан, Самара өлкәсеннән, Оренбург өлкәсеннән, Башкортостан Республикасыннан, Марий Эл Республикасыннан, Мәскәүдән һ.б. катнашучылар җибәргән.
Бүгенге көндә жюри һәр төп номинациядә лидерларны сайлады, аларның исемнәре 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнендә яңгыраячак.
25 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр ТНВның Вконтакте рәсми төркемендә укучыларыбыз махсус интернет-номинациядә үз җиңүчесен сайлый ала. ШАЯН ТВ Вконтакте төркемендә балалар номинациясендә җиңүче өчен тавыш бирү барачак.

Бүлешергә
Комментарии 0