Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген ТНВда Яңа ел мюзиклы сценариесының беренче укулары узды

Бүген ТНВда Яңа ел мюзиклы сценариесының беренче укулары узды

https://tnv.ru

14 Ноябрь 2023, 17:52

235

0

Бүген ТНВда Яңа ел мюзиклы сценариесының беренче укулары узды
Бүген Яңа ел мюзиклы сценариесының беренче укулары узды. ТНВ бинасына актерлар килеп үзләренең рольләре белән таныша башладылар.

Мюзиклда быел кемнәр катнашачак соң? Әлеге артистлар үз рольләренә характерлары белән туры килүенә карап сайланды диләр авторлар. Биредә татар эстрадасының популяр җырчылары һәм артистлары уйнаячак. Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова, Винарис Илъегет, Лилия Хәмитова, Илсур Мортаза, Гөлназ Асаева, Җәвит Шәкиров, Ильнар Миранов, Ләйсән Мәхмүтова, Рамил Шәрәпов, Илдус Садыйков, Алсу Әбельханова, Илгиз Шәйхрәзиев, Анастасия Макарова, Сәидә Мөхәммәтҗәнова, Алсу Фаракшина һәм башкаларны мюзиклда күрә алачаксыз.

Нәкъ тә алар тамашачыларга Кыш бабайның кызыклы яңа ел маҗараларын бүләк итәчәк. Арып йокыга киткән Кыш бабай 24 елдан соң уянып, тормышның кискен үзгәрүен шакката. Ләкин гади кеше мөнәсәбәтләренең бәяләп бетергесез икәнлегенә инана.

Артистлар яңа ел мюзиклын зәвыклы, караучы күңеленә ятышлы, мәгънәле сүзләр белән катыш кызыгы да булсын, үтеп керә торган, ниндидер истә калдырырлык, җанлы да булсын дип саный. Ә менә ничек буласын яңа ел төнендә телеэкраннарда күрерсез!

Фото: ТНВ, Минзәлия Вәлиева

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров