Онлайн трансляция

Свернуть

"Яңа Гасыр"да Яңа ел: Телепрограмма

"Яңа Гасыр"да Яңа ел: Телепрограмма

https://tnv.ru

29 Декабрь 2023, 14:03

494

0

"Яңа Гасыр"да Яңа ел: Телепрограмма
Яңа ел төнендә ТНВ каналы тамашачыларына бай бәйрәм программасын әзерләде. Мәсәлән, сәгать телләре уникене сукканчы ике сәгать кала, "Яңа Гасыр" каналында "Кайт әйдә, Кыш Бабай!" яңа татарча мюзикл башланачак.

Артистлар тамашачыларга Кыш бабайның кызыклы яңа ел маҗараларын бүләк итәчәк. Арып йокыга киткән Кыш бабай 24 елдан соң уянып, тормышның кискен үзгәрүен шакката. Ләкин гади кеше мөнәсәбәтләренең бәяләп бетергесез икәнлегенә инана. Башлана 31 декабрь 22:30 сәгатьтә.

23:50 сәгатьтә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның традицион Яңа ел мөрәҗәгате, ә 23:55 сәгатьтә Яңа ел мөрәҗәгате белән Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясаячак.

"Яңа Гасыр"да Яңа ел!" бәйрәм концерты 00:01 сәгатьтә башлана. Бәйрәмдә 50дән артык татар һәм башкорт артистлары катнашачак. Алар арасында Салават Фәтхетдинов, Винера Ганиева, Филүс Каһиров, Айдар Галимов, Ришат Төхвәтуллин һәм башкалар катнашачак.

Хәзерге һәм киләчәк атнага телепрограмманы биредә карый аласыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров