Онлайн трансляция

Свернуть

«ШАЯН ТВ» каналы "Балачак җыры" бәйгесенең бишенче юбилей сезонын игълан итә

«ШАЯН ТВ» каналы "Балачак җыры" бәйгесенең бишенче юбилей сезонын игълан итә

https://tnv.ru

21 Февраль 2024, 15:38

71

0

«ШАЯН ТВ» каналы "Балачак җыры" бәйгесенең бишенче юбилей сезонын игълан итә
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы Балачак җыры бәйгесенең бишенче ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫН игълан итә!

Биш җыр, биш җиңүче һәм акчалата бүләкләр! Бик тиздән нәкъ сезнең җырыгыз хит булачак! Без сездән өр-яңа шигырьләр, оригиналь көйләр көтәбез!

Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту.

«Балачак җыры» бәйгесе 2024 елның 14 февраленнән башлап, 24 маена кадәр өч турда уздырылачак. Җиңүчеләрне шәп бүләкләр көтә: акчалата приз, җырның профессиональ аранжировкасы һәм клибы!

Бәйгедә катнашу бушлай. Эшләрегезне shayanmuzik@mail.ru рәсми почтасына юллагыз. Гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә! Тулырак мәгълүмат shayantv.ru сайтында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров