Онлайн трансляция

Свернуть

«Балачак җыры» бәйгесенең бишенче юбилей сезонында җиңүчеләрне бүләкләделәр

«Балачак җыры» бәйгесенең бишенче юбилей сезонында җиңүчеләрне бүләкләделәр

https://tnv.ru

11 Июнь 2024, 13:35

81

0

 «Балачак җыры» бәйгесенең бишенче юбилей сезонында җиңүчеләрне бүләкләделәр
Бүген ШАЯН ТВда «Балачак җыры» бәйгесенең бишенче юбилей сезонында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды!

Җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов котларга килде.



Быел «Балачак җыры 2024» бәйгесенә 100гә якын җыр килде. Авторлар арасында профессиональ композиторлар белән бергә үзешчәннәр дә катнашты. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Икенче турга профессиональ жюри тарафыннан 20 җыр сайлап алынды. Әлеге тур исә 2024 елның 13 маеннан 20 маена кадәр интернет аша shayantv.ru сайтында тавыш бирү белән тәмамланды. Иң күп тавыш җыйган 10 җыр өченче турга үтте. Мәртәбәле жюри нәтиҗәләре буенча 5 җиңүче билгеләнде.



Бик тиздән әлеге җырларның исемнәре тантаналы төстә татар дөньясына игълан ителәчәк. Җиңүчеләр исемлеген әлеге сылтама аша белеп була.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров