Онлайн трансляция

Свернуть

"Болгар радиосы" "ҖӘЙГЕ OPEN AIR!"га чакырып кала

"Болгар радиосы" "ҖӘЙГЕ OPEN AIR!"га чакырып кала

https://tnv.ru

28 Июнь 2024, 15:50

430

0

"Болгар радиосы"  "ҖӘЙГЕ OPEN AIR!"га чакырып кала
Гаилә елы уңаеннан, Совет районы администрациясе белән берлектә «Болгар радиосы» җәйге «Open air»га оештыра.

14 июль көнне Казан Ипподромында  "Болгар радиосы"ннан ачык һавада грандиоз бәйрәм концерты - җәйге "OPEN AIR" узачак! Чараны "Болгар радиосы" һәм Казан шәһәренең Совет районы администрациясе оештыра.

Концертта татар эстрадасының популяр артистлары Элвин Грей, Әнвәр Нургалиев, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Марат Яруллин, Рифат Зарипов, Зөлфирэ Шәйдуллина һәм Алмаз Мирзаянов, Илшат Сафин, Алсу  һәм Азат Фазлыевлар, DJ Радик һәм Айрат Сафин, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Вадим Захаров, Раяз Фәсыйхов, Гүзәл Әхмәтова, Шарапҗан, Гөлназ Асаева, Вилли, Лилия Хәйруллина, AkBulat, Илназар, Arthur Mauzer һәм  Лия  Шамсина, Зәрина Хасаншина, ИлГәрәй, Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов, Рафис Кәлимуллин, “Мингазов” кавер төркеме, Дилә Нигъмәтуллина катнаша.

Рәхим итегез! Башлана 18:00 сәгатьтә. Керу бушлай.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров