Онлайн трансляция

Свернуть

Премьера! 11 октябрьдә ТНВ социаль челтәрләрендә "Мин беләм" дип аталган яңа интеллектуаль шоу чыга башлый

Премьера! 11 октябрьдә ТНВ социаль челтәрләрендә "Мин беләм" дип аталган яңа интеллектуаль шоу чыга башлый

https://tnv.ru

09 Октябрь 2024, 16:00

173

0

Премьера! 11 октябрьдә ТНВ социаль челтәрләрендә "Мин беләм" дип аталган яңа интеллектуаль шоу чыга башлый
11 октябрьдә ТНВның YouTube каналында һәм Вконтакте рәсми төркемендә «Мин беләм» исемле яңа интеллектуаль шоу чыга башлаячак.

«Мин беләм» исемле интеллектуаль шоуның алып баручысы — танылган җырчы Гөлназ Асаева. Тапшыру ТНВ һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм аның рәисе Әхмәтов Марат Готыф улы ярдәмендә тормышка ашырыла.

Яңа проектта татар эстрадасы артистлары, юмор осталары, блогерлар, театр һәм кино артистлары катнашачак.

3 турдан торган уенда кунаклар үз исәбенә баллар туплаячак. Үз мантыйгын кулланып, иң зирәк дип танылган җиңүчегә тапшыруның логотибы төшерелгән сын бүләк ителәчәк.

Тапшыруның продюсеры Айгөл Галиуллина, режиссеры — Фәнис Садыйков. Автор, сценарист — Алинә Шиһабетдинова.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров