Онлайн трансляция

Свернуть

XII "Болгар радиосы" Милли музыкаль премиясендә зал тулы тамашачы көтелә

XII "Болгар радиосы" Милли музыкаль премиясендә зал тулы тамашачы көтелә

https://tnv.ru

04 Декабрь 2024, 07:00

77

0

XII "Болгар радиосы" Милли музыкаль премиясендә зал тулы тамашачы көтелә
2024 елның 14 декабрь көнендә Казанның “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” XII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак.

Тантананы оештыручылар быел тамашачыларның аеручы кызыксынуын билгели - ике тапкырга күбрәк. Билет сорап шалтыраталар да, язалар да. Әмма барлык билетлар инде сатылып бетте.

Менә инде 12 ел рәттән “Болгар радиосы” һәр кышны тыңлаучыларын грандиоз тамаша белән сөендерә. «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап, алтын фондка кертү.

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы гадәти концерт кына түгел – ул “Алтын йолдыз” сынына лаек булган җырчылар өчен дә, әлеге вакыйганың шаһите булган тамашачылар өчен дә тарихи мизгел!

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе лауреатлары арасында: Салават Фәтхетдинов, Элвин Грей, Илсөя Бәдретдинова, Гүзәл Уразова, Әнвәр Нургалиев, Зәйнәб Фәрхетдинова, Винера Ганиева, Филүс Каһиров, Марат Яруллин, Рифат Зарипов һәм башкалар.

“Болгар радиосы” XII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы 14 декабрьдә 18:00 сәгатьтә “Пирамида”да узачак. 6+

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров