Онлайн трансляция

Свернуть

МИН БЕЛӘМ: Ринат Галиахметов (Татар Малай), Люция Алиева, Руслан Хафизов х Гульназ Асаева

МИН БЕЛӘМ: Ринат Галиахметов (Татар Малай), Люция Алиева, Руслан Хафизов х Гульназ Асаева

https://tnv.ru

17 Январь 2025, 16:56

236

0

МИН БЕЛӘМ: Ринат Галиахметов (Татар Малай), Люция Алиева, Руслан Хафизов х Гульназ Асаева
«Мин беләм» исемле интеллектуаль шоуның бүгенге кунаклары - татар блогерлары Руслан Хафизов, Ринат Галиәхмәтов һәм Люция Алиева! 17:00 сәгатьтә ТНВ Татарча Вконтакте каналына кушылырга онытмагыз.

«Мин беләм» исемле интеллектуаль шоуның алып баручысы — Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева. Тапшыру ТНВ һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм аның рәисе Әхмәтов Марат Готыф улы ярдәмендә тормышка ашырыла.

Яңа проектта татар эстрадасы артистлары, юмор осталары, блогерлар, театр һәм кино артистлары катнашачак.

3 турдан торган уенда кунаклар үз исәбенә баллар туплаячак. Үз мантыйгын кулланып, иң зирәк дип танылган җиңүчегә тапшыруның логотибы төшерелгән сын бүләк ителәчәк.

Тапшыруның продюсеры Айгөл Галиуллина, режиссеры — Фәнис Садыйков. Автор, сценарист — Алинә Шиһабетдинова.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар