https://tnv.ru
31 Январь 2025, 17:02
287
0

«Мин беләм» исемле интеллектуаль шоуның бүгенге кунаклары - җырлы-моңлы гаилә Булат Бәйрамов, Ләйсән Гыймаева һәм кызлары Таңсылу! 17:00 сәгатьтә ТНВ Татарча Вконтакте төркеменә кушылырга онытмагыз.
«Мин беләм» исемле интеллектуаль шоуның алып баручысы — Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева. Тапшыру ТНВ һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм аның рәисе Әхмәтов Марат Готыф улы ярдәмендә тормышка ашырыла.
Яңа проектта татар эстрадасы артистлары, юмор осталары, блогерлар, театр һәм кино артистлары катнашачак.
3 турдан торган уенда кунаклар үз исәбенә баллар туплаячак. Үз мантыйгын кулланып, иң зирәк дип танылган җиңүчегә тапшыруның логотибы төшерелгән сын бүләк ителәчәк.
Тапшыруның продюсеры Айгөл Галиуллина, режиссеры — Фәнис Садыйков. Автор, сценарист — Алинә Шиһабетдинова.

Бүлешергә
Комментарии 0