Онлайн трансляция

Свернуть

"Вместе" дип аталган телекүпер вакытында СВО хәрбиләре туганнары белән сөйләшәчәк

"Вместе" дип аталган телекүпер вакытында СВО хәрбиләре туганнары белән сөйләшәчәк

https://tnv.ru

20 Февраль 2025, 16:58

43

0

"Вместе" дип аталган телекүпер вакытында СВО хәрбиләре туганнары белән сөйләшәчәк
23 февральдә беренче тапкыр, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан, “ТНВ-Татарстан” һәм “Луганск 24” телеканаллары “Вместе – Бергә” дип аталган телекүпер аша тоташачаклар.

Телекүперне Казанда Светлана Звонарева һәм Зөфәр Дәүләтшин, Луганскта Мария Карпова һәм Евгений Мурылев алып барачак. Чара Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә башланачак.

Ике телекомпания студиясендә үз тарихларын күренекле шәхесләр, махсус хәрби операция геройлары, медиклар, төзүчеләр, Донбасста тыныч тормышны бергә торгызучы волонтерлар сөйләячәк.

Телекүпердә, СВО ветераны Николай Рубель, ТР вице-премьеры, ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ЛХР шефлык иткән шәһәрләрдә Татарстаннан куратор Фәнил Әһлиуллин, ЛХР сәламәтлек саклау министры Наталья Пащенко, Татарстанның Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин катнашачак.

Телекүпер барышында СВО хәрбиләре үз туганнары белән аралаша алачак. Шулай ук телекүпергә Millenium clinic күп профильле медицина комплексы балалар хирургы Кирилл Булатов һәм шул ук клиниканың балалар хирургы, уролог-андрологы Наил Әкрамов, “Россия өчен” халык фронты” РО гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең ТРдагы яшьләр проектлары буенча координаторы Дамир Нургалиев, "Ярдәм янәшә!”-"Помощь рядом" республика хәрәкәте җитәкчесе урынбасары Анна Мөбәрәкшина.

Моннан тыш, СВО ветераннары Иван Хомяков, Павел Шишкин һәм Валерий Чамрин «ДоброБат» төркеме составында “Штурмовики” җырын башкарачаклар.

“ТНВ-Татарстан” телеканалындагы трансляциядән тыш, телекүперне ТНВ каналының ВКонтакте рәсми төркемендә дә карап булачак.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар