https://tnv.ru
21 Февраль 2025, 14:05
40
0

Ватанны саклаучылар көнендә безнең телеканал Луганск белән Казан арасында телевизион элемтә үткәрәчәк. Мондый телекүпер әле тәүге тапкыр уздырыла.
Ул - "Без бергә" дип аталачак. Хәзер бу проектның соңгы әзерлек эшләре бара. "ТНВ Татарстан" һәм Луганск 24 телеканаллары аша - үз тарихларын СВОда катнашучылар, табиб, төзүче, волонтерлар, Донбассны торгызуда бергә көч куючылар сөйләячәк.
Хәрбиләр якыннары белән аралашачак. Телекүпер Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана. Ул 23 февраль көнне, көндезге 12дә башланачак.
Аны "ТНВ Татарстан", "ТНВ Планета" каналларында һәм ТНВның ВКонтактедагы рәсми төркемендә карап булачак.
Бүлешергә
Комментарии 0