https://tnv.ru
30 Апрель 2025, 14:00
362
0

Татарстан Гидрометеорология үзәге республика территориясендә куркыныч метеорологик күренеш турында кисәтү игълан итте.
Аерым алганда, көн ахырына кадәр ТР территориясендә урыны белән бик көчле көньяк-көнбатыш җиле көтелә, тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитә.
Үз чиратында, гадәттән тыш хәлләр министрлыгында һава торышы начар булганда реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында тормаска киңәш итәләр.
"Балаларны караучысыз калдырмагыз. Өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112", - диелә хәбәрдә.
Фото: freepik.com

Бүлешергә
Комментарии 0