Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВда "Музыкаль Сабантуй" проектының икенче сезонын төшерә башладылар

ТНВда "Музыкаль Сабантуй" проектының икенче сезонын төшерә башладылар

https://tnv.ru

07 Июль 2025, 14:51

51

0

ТНВда "Музыкаль Сабантуй" проектының икенче сезонын төшерә башладылар
Бүген ТНВ бинасында тамашачылар яратып өлгергән "Музыкаль Сабантуй" тапшыруының икенче сезонын төшерә башладылар.  Проект Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла. 

Исегезгә төшерәбез, "Музыкаль Сабантуй"ның беренче сезоны яңа рекордлар куйды. "Таттелеком" мәгълүматлары буенча аны һәр бишенче тамашачы караган. 

«Музыкаль Сабантуй» проектының 2нче сезонының төп яңалыгы — музыкаль мәйданда укучы һәм аларның остазлары очрашачак. Тамашачы Айдар Фәйзрахманов һәм Гүзәл Уразова, Салават Фәтхетдинов һәм Рифат Зарипов кебек дуэтларны күзәтә алачак. Шулай ук, көтелмәгән һәм кыю экспериментлар, стиль алмаштыру көтелә, мәсәлән, Нурминский белән Айфараның уртак номерында рэп һәм шансон жанрлары кушылачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар