Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак

Казанда “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак

https://tnv.ru

22 Октябрь 2019, 15:34

344

0

“Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы 14 декабрьдә 18:00 сәгатьтә “Пирамида”да узачак. 6+

Казанда “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак
2019 елның 14 декабрь көнендә Казанның “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак.

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелен яулаган җырларны барлау, җырчыларны һәм аларның иҗат җимешләрен алтын фондка кертү. “Болгар радиосы” халкыбыз фикеренә таянып, иң яхшыларын гына барлый, яңа гына табадан төшкән җырларны еллар белән сыналган сәнгать әсәрләре белән янәшә куеп замана белән бергә атлый.
          
Билгеле булганча, “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе лауреатларының бер өлеше - “Кайнар хит” проектында тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңү яулаган артистлар. Алар арасында Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, Раяз Фәсыйхов, Марат Шәйбәков, Гөлназ Асаева, Марат Фәйрушин, ИлСаф, Рүзилә Хәертдинова, Сиринә Зәйнетдинова, Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллина һәм башкалар бар.
        
“Кайнар хит” җиңүчеләреннән кала, ел дәвамында “Болгар радиосы”нда еш соралган һәм халык күңеленә кергән җырлар да “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләнә. Шуны да әйтергә кирәк,  “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенә җырчылар гына түгел, җырны иҗат иткән авторлар да лаек була”, - ди “Болгар радиосы” баш мөхәррире, продюсеры Илфар Кәримов.
        
Быел “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясендә 30дан артык номинация көтелә. Елдагыча, артистлар “Иң халыкчан җырчы”, “Татар җыр сәнгатен дөньяга танытканы өчен”, “Ел ачышы”, “Иң лирик җыр”, “Иң моңлы җырчы”, “Елның гаилә дуэты”, “Халык мәхәббәте”, “Кабатланмас тавыш” һәм башка номинацияләрдә бүләкләнәчәк.
      
“Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы 14 декабрьдә 18:00 сәгатьтә “Пирамида”да узачак. 6+

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров