Онлайн трансляция

Свернуть

Фильм кастингында катнашу өчен үрнәк диалоглар

Фильм кастингында катнашу өчен үрнәк диалоглар

https://tnv.ru

24 Октябрь 2019, 15:57

326

0

Сезне 28 октябрь 18:00 ТНВ зур студиясендә (беренче кат) көтеп калабыз.

Фильм кастингында катнашу өчен үрнәк диалоглар
ТНВ каналы яңа фильмга кастинг игълан итте. Катнашучыларга уңайлырак булсын өчен сценарийдан үрнәк диалоглар тәкъдим итәбез. Сезне 28 октябрь 18:00 ТНВ зур студиясендә (беренче кат) көтеп калабыз. Үзегез белән паспорт алу сорала.


Бәхтияр белән Зәринә

БӘХТИЯР. Ярар инде, Заринә, синең кебек сылу кызга ирен турсайту бер дә килешми.
ЗАРИНӘ. Минем әни әйтмешли, ватык патефон белән бер икәнсез.
БӘХТИЯР. Әни дигәннән, ә мине теща белән кайчан таныштырырсың икән?
ЗАРИНӘ. СЕз әллә бераз җүләррәкме?
БӘХТИЯР. Бардыр инде, гашыйк җүләрне кем диләр әле, Мәҗнүн диләрме?
ЗАРИНӘ. Бәхеткә, мин Ләйлә түгел.
БӘХТИЯР. Миңа Заринә дә бик ошый.
ЗАРИНӘ (сүз көрәштереп). Ә миңа сезнең кебек әрсезләр ошамый!
БӘХТИЯР. Аның каравы, сиңа кыстыбый ошый!
ЗАРИНӘ (аптырап). Причем монда кыстыбый?
БӘХТИЯР. Кызлар анда синең өчен дип бүген тел йотмалы кыстыбый пешергәннәр иде, ә син борын чөеп үтеп киткән булдың.
ЗАРИНӘ. Бәлки минем кайбер кешеләрне күрәсем килмәгәндер?
БӘХТИЯР. Язган ризык тешеңне сындырып керә, ди... Менә, барыбер күрдең бит.
ЗАРИНӘ. Сезгә җавап табып бетереп булмый.
БӘХТИЯР. Ә сиңа сөйләшми генә, елмаеп кына барсаң да бик килешә, Заринә! Мин сине бүген кич кинога чакырсам, ни диярсең?
ЗАРИНӘ. Мин кино яратмыйм, диярмен.
БӘХТИЯР. Өй тавыгы булып, китап кына укып утырам, дип тә өстәрсеңме?
ЗАРИНӘ. Алай димим. Нишләп өйдә генә утырыйм ди, кызлар белән театрга йөрим, дискотекаларга барабыз.
БӘХТИЯР. Алайса, мин бүген Камал театрына билет алам. Каршы килде юк, кич  әзерләнеп тор.
ЗАРИНӘ. Хәзер, йөгердем...
Биек йорт каршысына килеп туктыйлар. Заринә пакетын кочаклап, тиз-тиз генә машинадан төшә.
БӘХТИЯР (ишекне ачып кычкырып кала). Рәхмәт, Заринә!
ЗАРИНӘ. Нәрсә өчен?
БӘХТИЯР. Утырып кайтырга каршы килмәгән өчен.
ЗАРИНӘ (уңайсызланып кала, тик сиздермәскә тырыша). Сау бул!
БӘХТИЯР. Күрешкәнче! Мин сине алтынчы яртыда подъезд ишеге төбендә көтәм!
Заринә мыскыллы елмаеп подъездга кереп китә.

Бәхтияр белән Зәринә

ЗАРИНӘ. Ай, искиткеч! “Зәңгәр шәл”не укыган да бар инде югыйсә. Ә сәхнәдән каравы! Искиткеч!
БӘХТИЯР. Миңа да ошады. Спектакль дә, театрның эче дә. Ни гомер Казанда яшәп, монда бер дә аяк баскан юк иде.
ЗАРИНӘ. Юк иде? Кит инде...
БӘХТИЯР. Ә иң ошаганы, беләсеңме, нәрсә булды?
ЗАРИНӘ. Ат каракларымы?
БӘХТИЯР. Синең караганыңны күзәтеп утыру. Син шундый ихлас, шундый матур, шундый...
ЗАРИНӘ. Ай, җитәр, җитәр! Мине тикшереп утыра икән әле...
БӘХТИЯР. Тикшермәдем. Янәшәмдә булган бәхеттән исереп кенә утырдым.
ЗАРИНӘ (уңайсызланып). Бәхтияр... Спектакль өчен рәхмәт, яме!
БӘХТИЯР. Сиңа рәхмәт, Заринә.
ЗАРИНӘ.  (елмаеп). Ярар соң, икебезгә дә рәхмәт булсын...
БӘХТИЯР. Иртәгә дә я кинога, я спектакльгә бара алабыз.
ЗАРИНӘ. Бәхтияр, көн саен театрга йөрсәм, минем өчен кем укыр?
БӘХТИЯР. Синең кебек уңган кызлар барысына да өлгерә ул, аптырама.
ЗАРИНӘ (кәефе күтәренке). Бер-ике күрдең дә, мине уңган дип бәяләргә дә өлгердеңме?
БӘХТИЯР. Тизлек заманында яшибез, Заринәкәй, өлгер булмасаң, тормыш арбасыннан тәгәрәп төшеп калуың да бар.
ЗАРИНӘ.  Ачуланма, синдәйләр төшеп калырга охшамаган...
БӘХТИЯР. Миндәйләр? Кемнәр була инде ул?
ЗАРИНӘ.  Теләсә нинди юл белән үз дигәннәренә ирешүчеләр... Әйттем бит, ачуланма, дидем.
БӘХТИЯР. Бизнесны әйтсәң, әйе, анда бер генә мөмкинлекне дә кулыңнан ычкындырмыйсың. Сөттән ак, судан пакь тә булып булмый.  Нишлисең, я син, я башкалар, Заринәкәй...

                                      Лира белән Зәринә
ЛИРА. Абау, чистый Казан кызына әйләнеп беткәнсең!
ЗАРИНӘ. Әнекәем, Лира, син шундый матурайгансың!
ЛИРА. И кызый, синең белән бергә миңа да монда гына киләсе калган. Бигрәк матур Казан, карап туймалы түгел.
ЗАРИНӘ. Чаллы дидең бит, имеш, авылга якын, кайтып йөрергә җайлы.
ЛИРА. Анысы бар, шимбә җиткән саен кайтып йөреш. Син ничек монда, ияләшеп беткәнсеңдер инде?
ЗАРИНӘ. Кая барасың... Сессия башланды, сагынып утырырга вакыт та юк.
ЛИРА. Безне Казанга экскурсиягә алып барабыз дигәч, ура кычкырдым! Сине дә күреп алырмын дим....
ЗАРИНӘ. Нык әйбәт әйткәнсең!
ЛИРА. Әйтәсең бармы... Ничек, Кәрим хат яздымы?
ЗАРИНӘ (авыр сулап). Юк, армиягә киткәннән бирле ник бер хәбәре булсын. Ә мин аны уйлап исәрләнәм бугай инде.
ЛИРА. Менәтрәк, тот та үзең яз!
ЗАРИНӘ. Минме, үзем башлапмы? Юк инде!
ЛИРА. Йөр, йөр шулай горур кыланып. Берәрсенә тагылыр да китәр Кәримең, калырсың авызыңны ачып.
ЗАРИНӘ. (башын горур гына күтәреп). Ярты ел эчендә мин ансыз яшәргә өйрәндем инде!


Кәрим белән Зәринә

Кич. Заринә белән Кәрим капка төбенә киләләр. Бер-берсенә сыенып басып торалар. Кәрим куртка изүен ача, Заринә башын аның күкрәгенә тери.
ЗАРИНӘ. Кәри-им, йөрәгең шулай каты тибә!
КӘРИМ. Туктарга кушыйммы?
ЗАРИНӘ. Кит, җүләр... (башын күтәрә, Кәримгә елмаеп карап тора, әкрен генә үбешәләр).
КӘРИМ (аны тагын күкрәгенә сыендыра). Заринә! Мин сине шундый яратам, шундый яратам! Шулай дип урам яңгыратып кычкырасым килә!
ЗАРИНӘ. Әйдә, икәүләп кычкырабыз!
Үзе пышылдый: Мин сине яратам! Мин сине яратам!
КӘРИМ. Синнән башка нишләпләр генә бетәрмен!
ЗАРИНӘ. И, әле бит син армиягә киткәнче ярты ел бар, җүләркәй, ә син көн саен шулай дип тинтерәтәсең!
КӘРИМ. Минем бит сине көн саен, сәгать саен, минут саен күрәсем килә!
ЗАРИНӘ. Минекеләр турында әйттем бит инде... Бүген дә Лираларга барып кайтам дип кенә чыгып ычкындым.
КӘРИМ. Читлектәге алтын кошны да бу кадәр сакламыйлардыр!
ЗАРИНӘ. Кәри-им, керим инде мин, эзли чыксалар...
КӘРИМ. Мин сине яратам, Заринә!
ЗАринә елмая, йолдызларга карап тора, Кәрим аны тагын кочагына сыендыра, кыз тагын аның күкрәгенә башын тери.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров