Онлайн трансляция

Свернуть

"Болгар Радиосы" журналистларны матбугат конференциясенә чакыра

"Болгар Радиосы" журналистларны матбугат конференциясенә чакыра

https://tnv.ru

29 Ноябрь 2019, 15:04

422

0

Игътибар: аккредитацияне 2 декабрь 14:00 кадәр үтәргә кирәк.

"Болгар Радиосы" журналистларны матбугат конференциясенә чакыра
Хөрмәтле коллегалар!

14 декабрьдә “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Бу уңайдан 4 декабрь көнне 11:00 сәгатьтә “Мираж” отеленең 1 катында урнашкан конференция залында (Мәскәү урамы, 5нче йорт) матбугат конференциясе узачак.

Чарада "Болгар радиосы" башкарма директоры Наилә Хәйдәрова, "Болгар радиосы" баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов, “Болгар радиосы” алып баручысы Рөстәм Гайзуллин, хореограф Ирина Алешина, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фәсыйхов, Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев,  татар эстрадасы җырчысы Рүзилә Хәертдинова  катнаша.

Сезне матбугат конференциясендә көтеп калабыз! Журналистлар белән очрашу соңында милли ризыклар белән чәй эчү көтелә.

Аккредитация өчен телефон: 8-917-266-39-05, 570-50-97 Эльвира.

Игътибар: аккредитацияне 2 декабрь 14:00 кадәр үтәргә кирәк.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров