Онлайн трансляция

Свернуть

Без йөз мең: ТНВның Инстаграм аккаунты яңа рекорд куйды

Без йөз мең: ТНВның Инстаграм аккаунты яңа рекорд куйды

https://tnv.ru

30 Декабрь 2019, 15:16

310

0

Инстаграмдагы язылучылар саны ике тапкырга артты.

Без йөз мең: ТНВның Инстаграм аккаунты яңа рекорд куйды
“Яңа Гасыр” телеканалы замана белән бергә атлап бара һәм үз аудиториясен социаль челтәрләрдә дә үстерә. Яңа ел алдыннан ТНВның Инстаграмдагы рәсми аккаунтына язылучылар саны 100 меңнән артып китте.

Инстаграмдагы подписчиклар күбесенчә татар телле булуга күрә, аккаунт татарча алып барыла. Атнасына гомуми караулар саны 1 млн. артып китә. Ин популяр видеолар: ТНВның эчке кухнясы, алып баручылар һәм татар эстрадасы йолдызлары.

Иң популяр постлар:

1) “Новости Татарстана” алып баручысы Ләйсән Сабированың кияүгә чыгуы – 91 мең аккаунтны колачлады, 2000 лайк җыйды;
2) Данир Сабировның “Кәмит Җәвит” тапшыруында биюе – 91 мең аккаунтны колачлады, 2500 лайк җыйды;
3) Гөлсерин һәм Азат Абитовлар туе – 87 мең аккаунтны колачлады, 4500 лайк җыйды.

2019 елда язылучылар саны 50 меңгә, ягъни ике тапкырга артты.

Подписчикларның 42% Казаннан, 8% Уфадан, 7% Яр Чаллыдан, 6% Мәскәүдән, ә калганнары җир шарының башка почмакларыннан. Хатын-кызлар саны 64%, ә ир-атлар - 36%.

Телеканалдагы яңалыклар, аудиторияне күз алдында тотып, ике телдә бирелә. Вконтакте, Ютуб, Инстаграм, Фейсбук, Одноклассники кебек популяр соц.челтәрләрдә ТНВның ике яки аннан да күбрәк битләре бар һәм алар татар һәм рус телдә алып барыла.

Мәсәлән, ТНВның иң күп подписчик җыйган аккаунты татар телендә, ә Вконтактеныкы рус телендә алып барыла. Татар тапшыруларыннан, татарча контенттан гына торган ТНВ Татарча яңа аккаунты әле яңа булуга карамастан тамашачыларда зур кызыксыну уятты һәм аз вакыт аралыгында 4000нән артык язылучыны туплап алды.

Инстаграм ТНВ – 100 080 подписчиклар

Инстаграм “Болгар радиосы” – 92 400 подписчиклар

YouTube ТНВ – 42 500 подписчиклар

YouTube ТНВ Татарча – 4 200 подписчиклар (3-4 ай эчендә)

Вк ТНВ – 23 900 подписчиклар

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров