Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ "Үлемсез полк"ны телеэкраннарда уздырачак

ТНВ "Үлемсез полк"ны телеэкраннарда уздырачак

https://tnv.ru

24 Апрель 2020, 13:26

317

0

Таләпләргә туры килгән фотолар май бәйрәмнәрендә һәм 9 май көнне күрсәтеләчәк.

ТНВ "Үлемсез полк"ны телеэкраннарда уздырачак
Хәзерге вакытта күмәк урыннарда булу тыела, тик шуңа да карамастан бабаларыбызның батырлыгы сакланырга тиеш. “ТНВ” телеканалы “Үлемсез полк” акциясен телеэкраннарда уздырырга җыена һәм сезне дә анда катнашырга чакыра.

Сугышта катнашкан бабагызның, туганыгызның фотосын үзегезнең инстаграм аккаунтына урнаштырыгыз һәм без аны ТНВ телеканалында күрсәтәчәкбез.

Төп шартлар:

1) Инстаграмда @tvtnv билгеләгез һәм #бессмертныйполкТНВ хештегын куегыз. Аккаунтыгыз ябык булырга тиеш түгел. Фотоларны 9may@tnvtv.ru электрон почтасына да юллый аласыз.

2) Фотода сурәтләнүче турында кыскача мәгълүмат биреп китегез (Исем, фамилиясе, туган һәм үлгән еллары, кайда хезмәт иткән (билгеле булса)

Фотолар 5 майга кадәр кабул ителә. Таләпләргә туры килгән фотолар май бәйрәмнәрендә һәм 9 май көнне күрсәтеләчәк.

Җиңүне якынайткан бабаларыбыз истәлеге онытылмасын- бергәләп без бу максатка ирешә алачакбыз!

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров