Онлайн трансляция

Свернуть

Сусауны баса торган лимонад рецепты

Сусауны баса торган лимонад рецепты

https://tnv.ru

03 Июль 2023, 18:00

78

0

Сусауны баса торган лимонад рецепты
Татарстанда бу атнада аномаль җылы һава торышы: +35 градус көтелә. Мондый эссе көннәрдә организм суга аеруча мохтаҗ була. Шуңа күрә «Әлмәт таңнары» газетасында эшләүче хезмәттәшләребез сусауны баса торган тәмле эчемлек — лимонад рецептын тәкъдим итте.

Өйдә мөстәкыйль рәвештә лимонад ясар өчен, 3 лимон, 1 әфлисун, 3-4 аш калагы шикәр (яисә стевия), 800 мл гади су һәм 300 мл газлы су кирәк.

Апельсин белән лимонны турап, шикәр өстәп, савытка салырга, өстенә кайнар су агызып, бүлмә температурасында суытырга кирәк. Шуннан соң берничә сәгатькә суыткычка кую шарт. Эчәр алдыннан сөзеп, газировка өстибез һәм теләк буенча бераз шикәр, боз да кушып була. Лимонад әзер!

Фото: pxhere.com


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров