https://tnv.ru
10 Июль 2024, 09:35
223
0
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга волонтерлар даими ярдәм итеп тора. Татарстанда "Солдатка аш әзерлибез" дип аталучы проектка бик теләп кушылалар.
Төрле районнарда яшәүче апалар - яшелчә киптерә, ярымфабрикатлар әзерли. Балтач районының Чутай һәм Нөнәгәр авылында ел башыннан бирле СВОдагы егетләргә дип 20 мең данә "коры аш" җибәргәннәр.
Ризыкны ай саен төрләндереп торалар. Хәзер менюда - 9 төрдәге аш бар.
15 июль “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында 12 сәгатьлек “Җиңү армиясенә кушыл!” телемарафоны узачак. Туры эфир 08:00 сәгатьтә башланачак һәм 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Эфир дәвамында дистәләгән кунак контракт хезмәтенең өстенлекләре турында сөйләячәк.
Бүлешергә
Комментарии 0