https://tnv.ru
17 Июль 2026, 14:54
48
0

20 июльдә «Казан» гаилә үзәге янында Россиядәге иң биек чәкчәк манарасын ясый башлаячаклар. 10 метрлы десертны кондитер Ренат Агзамов җитәкчелегендә 70 белгеч төзиячәк.
Рекорд өчен 4,5 тонна чәкчәк кирәк булачак. Аны әзерләүгә 2 тонна он, 30 меңнән артык йомырка, 1 700 литр май, шуның кадәр үк бал һәм 560 килограмм шикәр тотылачак. Балны Казан янындагы умарталыкларның берсеннән тапканнар.
Процессны иртәдән үк күзәтеп булачак. Кунаклар өчен мәйданчык 16:00 сәгатьтә ачыла. Рекорд теркәлгәннән соң, чәкчәкне таратачаклар, дип хәбәр иттеләр Казан мэриясе матбугат хезмәтендә.
Проект 2018 елгы рекордны узарга тиеш: ул вакытта 4026 килограмм авырлыктагы футбол тубы рәвешендә чәкчәк ясалган иде. Яңа манара биекрәк тә, авыррак та булачак.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0