Онлайн трансляция

Свернуть

21 ноябрьдә Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак

21 ноябрьдә Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак

https://tnv.ru

20 Ноябрь 2024, 14:56

213

0

Иртәгә, 21 ноябрьдә, Татарстан җирлегендә аномаль җылы һава торышы сакланачак, урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил тизлеге 15-18 м/с кадәр арта.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы +1..-3 градуска кадәр җитәчәк дип саный. Көндез 0..+4 градуска кадәр җылытачак. 

Казанда төнлә температура -1..+1 градус градуска җитәчәк. Көндезге сәгатьләрдә +2..+4 градус көтелә.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар