Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген Татарстанда "кара буран" көтелә! Нәрсә ул һәм ничек сакланырга?

Бүген Татарстанда "кара буран" көтелә! Нәрсә ул һәм ничек сакланырга?

https://tnv.ru

11 Декабрь 2024, 14:50

3063

0

Бүген Татарстанда "кара буран" көтелә! Нәрсә ул һәм ничек сакланырга?
Бүген Татарстанда "кара буран" көтелә. Бу хакта синоптикларга таянып "Татарстан хәбәрләре" хәбәр итә.

Мондый буран дулаганда көчле җил сәбәпле эре кар бөртекләре җиргә параллель булып диярлек ява. Аның тизлеге, урыны белән, 18 м/с кадәр җитәргә мөмкин. Күз күреме мең метрга хәтле начарая.

Мондый табигать күренеше, гадәттә, Төньяк төбәкләргә хас. Бездә сирәк күзәтелә ди, синоптиклар. Автомобиль йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә юлларда аеруча игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Трассаларда тизлекне арттырмаска киңәш ителә, куркыныч маневрлар ясау тыела. Юлларда бозлавык булуы ихтимал.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров