Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда суыта башлаячак

Иртәгә Татарстанда суыта башлаячак

https://tnv.ru

22 Декабрь 2024, 16:01

240

0

Иртәгә, 23 декабрьдә, Татарстанда сизелерлек суытачак. Кар урыны белән генә явып узачак. Шулай ук томан, буран, бозлавык булырга мөмкин.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы -1..-6 градуска кадәр җитәчәк дип саный. Аязган вакытта -11 градуска кадәр суытачак. Көндез -1..-3 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә температура 0..-2 градус градуска җитәчәк. Көндезге сәгатьләрдә -3..-5 градус көтелә. Киләсе көннәрдә суыклар -17 градуска кадәр ныгыячак.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар