https://tnv.ru
23 Декабрь 2024, 17:50
133
0
Узган ялларда Татарстанда көндезге һава температурасы плюслы күрсәткечләргә кадәр күтәрелде, ә уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 7-10 градуска югарырак булды. Бу хакта ТР Гидрометүзәгендә хәбәр иттеләр.
Ведомство мәгълүматы буенча, мондый һава торышы чираттагы төньяк атлантик циклонның җылы фронтын узганда килеп чыккан. Юеш кар, бозлы яңгыр күзәтелде.
Синоптиклар фаразына караганда, Татарстанда яңа ел алды атнасы температураның -17дән +1 градуска кадәр төшүе белән гаҗәпләндерергә вәгъдә итә. Тулырак фаразны сылтама буенча карап була.
Фото: TNV.RU

Бүлешергә
Комментарии 0