https://tnv.ru
28 Декабрь 2024, 11:25
539
0
Татарстан Гидрометүзәгендә республикада яңа ел төнендә һава торышы турында мәгълүмат бирделәр.
Аерым алганда, 31 декабрьдә Татарстанда кар, җепшек кар, буран һәм көчле җил көтә. Урыны белән бозлавык. Төнлә -3..-8 градуска кадәр суытачак, көндез -2..+1 градуска кадәр җылыначак.
Беренчел фараз буенча, 1 гыйнварга каршы төндә термометр баганалары -2..-7 градус чикләрендә тирбәләчәк. Көндез -3..+1 градуска кадәр булачак.
Шул ук вакытта кар һәм җепшек кар явуы көтелә. Һаваның уртача температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән 6-8 градуска югарырак булачак.
Фото: pxhere.com

Бүлешергә
Комментарии 0