https://tnv.ru
22 Январь 2025, 10:24
307
0

Татарстан Гидрометүзәге башлыгы Феликс Гоголь республикада температураларның кискен үзгәрү сәбәпләрен аңлатты.
"Узган ялларда һәм атна башында Татарстан Республикасында һава шартлары көнбатыштан күчеп килгән һәм безгә чагыштырмача җылы һава массалары алып килгән циклоннар тәэсирендә формалашты. Шуңа күрә температура күпьеллык күрсәткечләрдән шактый югары булды, аерым алганда ял көннәрендә 5-8 градуска", - дип метеоролог сүзләрен китерә «Татар-информ».
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә температураның сизелерлек түбәнәюе фаразлана. Бу Татарстанга Төньяк киңлекләрдән һава бәреп керү белән бәйле, дип аңлатты Гоголь. Бүген ТР төньяк чыгышлы антициклон зонасы эләгәчәк.
Фото: ru.freepik.com

Бүлешергә
Комментарии 0