Онлайн трансляция

Свернуть

Киләсе тәүлектә Татарстанда -28 градуска кадәр суытачак

Киләсе тәүлектә Татарстанда -28 градуска кадәр суытачак

https://tnv.ru

22 Январь 2025, 14:27

231

0

Киләсе тәүлектә Татарстанда -28 градуска кадәр суытачак
Иртәгә, 23 гыйнварда, Татарстанда тагын да суытачак. Урыны белән кар явачак, буран. Юлларда бозлавык саклана. Җил тизлеге 15-18 м/с кадәр арта.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы -18..-23 градуска кадәр җитәчәк дип саный. Аязган вакытта -28 градус. Көндез -9..-14 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә температура -19..-21 градус градуска җитәчәк. Аязганда суыклар -23 градуска да җитә. Көндезге сәгатьләрдә -10..-12 градус көтелә.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар