Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда язгы һава торышы күпме сакланачагы билгеле булды

Татарстанда язгы һава торышы күпме сакланачагы билгеле булды

https://tnv.ru

27 Январь 2025, 17:30

710

0

Татарстанда язгы һава торышы күпме сакланачагы билгеле булды

Татарстанда яңа эш атнасы бик җылы һава торышыннан башланды. Кыш уртасында - яз хакимлек итә. Атна дәвамында температура көндез плюс булачак. Иң җылы көн - чәршәмбегә туры килер, мөгаен. Плюс 3 градус булыр, дип фаразлыйлар. Бүген Республиканың күпчелек өлешендә нольдән югары иде. 

Әйтик, Кайбыч районында көндезге сәгать икедә температура +1,4 градуска кадәр күтәрелә. Бу - Татарстанда бүгенгә иң югары күрсәткеч! Алда рекордлар булуы ихтимал. Казанда бүген Черек күлдәге шугалакны яптылар. Чөнки боз өстенә су чыккан. 

Юлларда һәм җир асты кичүләрендә зур күлләвек барлыкка килде. Мисал өчен, бу фотоны "Ак-Барс - Арена" янында төшереп алалар. Биредә су тубык сөягенә кадәр җитә. Аннары монда бригадалар чакыртып, суны суыртып алалар. Һава торышы кинәт үзгәрү сәбәпле, трассаларга иртән куе томан төште. Күз күреме начарлану сәбәпле, игътибарлы булырга кушалар. Соңгы 50 ел эчендә Россиядә кыш 3 градуска җылынган, дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгы.    

Һава торышы турында тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә карагыз.    

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар