Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 76 ел элек теркәлгән температура рекорды яңартылды

Казанда 76 ел элек теркәлгән температура рекорды яңартылды

https://tnv.ru

31 Январь 2025, 10:54

Татарстан башкаласында 30 гыйнвар өчен температура рекорды яңартылды. Бу хакта ТР Гидрометүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әйтик, «Казан» метеостанциясе мәгълүматлары буенча һаваның максималь температурасы +1,3 градус тәшкил иткән, ә «Казан - Сокол» авиация метеостанциясе мәгълүматлары буенча һава +1,5 градуска кадәр җылынган.

Ведомство мәгълүматлары буенча, бу көн өчен Казанда температураның алдагы абсолют максимумы +1,2 градуска тигез булган һәм 1949, 1989, 1999 елларда билгеләнгән.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар