Онлайн трансляция

Свернуть

Салкыннар көчәя: Татарстанда -24 градуска кадәр суык көтелә

Салкыннар көчәя: Татарстанда -24 градуска кадәр суык көтелә

https://tnv.ru

17 Февраль 2025, 12:00

364

0

Иртәгә, 18 февральдә, Татарстанның кайбер районнарында кар яву көтелә. Төнлә сизелерлек суытачак. Юлларда бозлавык. Җил тизлеге 13 м/с кадәр арта.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы -15..-20 градуска кадәр җитәчәк дип саный. Аяз вакытта -24 градуска кадәр җитә. Көндез -10..-15 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә температура -15..-17 градуска җитәчәк. Аяз вакытта - 19 градус. Көндез һава -10..-12 градуска кадәр күтәрелә.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар